В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кар шәһәрчегенең биеклеге 1,5 метр чамасы тәшкил итә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче гыйнвар). Бу кышны Горки-Әмәт урманында Cube үзәге каршындагы мәйданда зур кар лабиринты ачылды. Шәһәрчек тәүлек буе эшли һәм аңа керү ирекле.
Аны булдыруга 2 атна вакыт һәм 15 мең кубтан артык кар киткән, ә кар шәһәрчегенең биеклеге 1,5 метр чамасы тәшкил итә, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Кардан ясалган конструкция бик нәзберек, аның сакланышы һава шартларына гына түгел, ә килүчеләрнең сакчыл мөнәсәбәтенә дә бәйле. Дирекциядә билгеләп үтүләренчә, шәһәрчекнең язга кадәр эшләвен дәвам итүе өчен, аңа сак карау мөһим, шуңа күрә шәһәрлеләрдән конструкциянең өске ягында йөрмәүләрен һәм лабиринт диварларын ватмауларын сорыйлар.