Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.10.2020, 13:53

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Казан метрополитенында пилотсыз хәрәкәтне оештыру турында фикер алыштылар

Очрашуда Р.Миңнеханов, Р. Шәйхетдинов, Ә. Сәфәров, Д. Калинкин, «Трансмашхолдинг» АҖ җитәкчелеге катнашты.

Фото: president.tatarstan.ru

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче октябрь). Бүген республика Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстанда пилотсыз технологияләрне, аерым алганда, Казан метрополитенында пилотсыз хәрәкәтне оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсе, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, Казанның беренче вице-мэры Денис Калинкин, «Трансмашхолдинг» акционерлык җәмгыяте җитәкчелеге һәм «Концерн «Калашников» акционерлык җәмгыяте вәкилләре катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Трансмашхолдинг» – рельслы транспорт өчен хәрәкәтчән составның иң эре дөньякүләм җитештерүчеләрнең берсе. Республика Президенты искәрткәнчә, Татарстан компания белән беренче ел гына уңышлы хезмәттәшлек итми: регионда метро, электропоездлар һәм «Трансмашхолдинг» производствосы трамвайлары файдаланыла.

2020 елның августында узган соңгы очрашуда уртак эшнең төп юнәлешләре беркетмә нигезендә беркетелде – бу Татарстанда транспортта пилотсыз технологияләрне үстерү. Моннан тыш, «ТМХ» АҖ, ТР Транспорт министрлыгы, «Метроэлектротранс» МУП, Казан башкарма комитеты, шулай ук «Иннополис» махсус икътисадый зонасы һәм «КАМАЗ» ГАҖ белгечләре кергән тиешле эш төркеме төзелде. Хәзерге вакытта Казан метросында пилотсыз хәрәкәтне оештыру мөмкинлеге карала.

Киңәшмәдә билгеле булганча, «Трансмашхолдинг» Иннополиста пилотсыз технологияләр буенча компетенцияләр үзәген ача. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Трансмашхолдинг» Иннополис белән уңышлы хезмәттәшлек итә, һәм пилотсыз технологияләр буенча компетенцияләр үзәген булдыру эшлекле элемтәләрне тирәнәйтү юлында чираттагы адым булачак.

«ТМХ» АҖ президенты Андрей Бокарев шулай ук «ТМХ» һәм Иннополис университеты белгечләре Казан метросында пилотсыз хәрәкәт проектын үстерү һәм заманча программа тәэмин ителешен булдыру өчен уңышлы хезмәттәшлек итәчәгенә ышаныч белдерде.

«Трансмашхолдинг» АҖ генераль директоры Кирилл Липа кыскача Казан метрополитены базасында Россиядә беренче тулысынча пилотсыз метрополитен проекты турында сөйләде. Ул белдергәнчә, «ТМХ» әлеге проектны гамәлгә ашыруга әзер, һәм киләсе ел ахырына кадәр ул Казан метросында гамәлгә кертелергә мөмкин. Моннан тыш, ул хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта «Трансмашхолдинг» АҖ «Иннополис» МИЗ резиденты статусын алу буенча эш алып бара.

«Казан метрополитенында поездларның пилотсыз хәрәкәтен оештыру» проектын тәкъдир итү буенча «ТМХ» идарәсенең интеллектуаль системаларын үстерү буенча идарәче директоры Андрей Романчиков чыгыш ясады.

Киңәшмә барышында «Концерн «Калашников» АҖ генераль директоры Дмитрий Тарасов заманча станоклар төзү тармагында цифрлы технологияләр кертү турында сөйләде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар