Күпьеллык үсемлекләр берничә сезон дәвамында шәһәр халкын сөендерәчәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
«Горводзеленхоз» белгечләре розаларның ныгып китүен игътибар белән күзәтәчәк. Клумбаларга агач йомычка сибәргә планлаштыралар. Ул дымны саклый, туфракны яхшы җылыта, шулай ук эстетик төс бирә, дип хәбәр иттеләр Казанның Тышкы төзекләндерү комитетында.
Исегезгә төшерәбез, быел шәһәрдә бер миллионга якын чәчәк утыртылачак – алар 19 мең кв. м мәйданлы 59 урамны бизәячәк.