Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.01.2022, 17:12

«Буран» планы очрагына Казанда меңгә якын берәмлек кар чистарту техникасы эшкә җәлеп итү өчен әзер

Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, атна ахырына актив циклон республикага кар, буран һәм көчле җил алып киләчәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче гыйнвар, Ксения Швецова). Казанда юлларны җыештыру һәм кар чыгару эше тәүлек буе алып барыла. Бүген көндез шәһәрдә 485 юл эшчесе һәм 378 берәмлек техника эшгә җәлеп ителгән, шул исәптән 55 катнаш юл машинасы, 84 трактор щеткасы, 112 үзбушаткыч, 63 фронталь төягеч. Юлларда кичә 600 тоннадан артык бозлавыкка каршы материал кулланылган.

Гидрометеорология үзәге фаразларына караганда, Татарстан башкаласында төнлә бераз кар явачак, якындагы тәүлекләрдә 2-дән 4 мм кадәр явым-төшем көтелә. Гыйнвар башыннан бирле шәһәрдә 25 мм явым-төшем яуды – бу айлык норманың 76%-ы. Атна ахырына актив циклон республикага кар, буран һәм көчле җил алып киләчәк. Кирәк булса, шәһәрдә юлларны җыештыру һәм кар чыгару өчен өстәмә ресурслар җәлеп итәргә әзер, ә «Буран» планы игълан ителгән очракта, меңләгән берәмлек махсус техника эшкә җигеләчәк.

Бүгенге көнгә техниканың тәүлеккә уртача чыгуы 485 берәмлек тәшкил итә. Беренче чиратта, кар явудан соң үзәк магистральләрне чистарталар, алар буенча автобус маршрутлары, җәмәгать транспортының тукталыш мәйданчыклары һәм аеруча интенсив трафиклы юллар уза. Башта юлларга бозлавыкка каршы катнашма сибелә, 3-5 сәгатьтән соң барлыкка килгән кар валчыгын себерү башлана. Аннан соң юл эшчеләре икенче чираттагы операцияләргә күчәләр – кар өемнәре формалаштыралар, төйиләр һәм кар чыгаралар, дип аңлатты Тышкы төзекләндерү комитеты матбугат секретаре Ләйсән Урманчеева.

«Юллар тәүлек буе чистартыла, шул ук вакытта төп зур техника, автомобильләр хәрәкәтенә комачауламас өчен, төнлә чыга. Шуңа күрә без шәһәрлеләрдән үз машиналарын төнлә юл кырыйларында калдырмауларын сорыйбыз – бу безгә юлларны тагын да сыйфатлырак итеп җыештырырга ярдәм итәчәк», – дип өстәде Л.Урманчеева.

Кар 11 кабул итү камерасы белән җиһазландырылган һәм тәүлек буе эшли торган җиде кар эретү пунктына чыгарыла һәм утильләштерелә. Төп йөкләнеш Җиңү Проспектында, Несмелов һәм Порт урамында урнашкан өч пунктка туры килә – монда җыештырылган карның гомуми күләменең 60%-ы чыгарыла. Бер тәүлек эчендә кар эретү пунктларында 7 мең тонна кар утильләштерелә.

«Буран» планы игълан ителгән очракта, шәһәрдә өстәмә кар өю урыннары оештырыла – уртача алганда, төрле районнарда шундый 6 мәйданчык булдырыла. Исегезгә төшерәбез, карны вакытлыча җыю урыннары ТР Экология министрлыгы белгечләре һәм район администрацияләре җитәкчеләре белән берлектә оештырыла. Алар һәр урынны килештерәләр, аны, су саклау зоналарыннан максималь дәрәҗәдәге ераклыкта булсын өчен, тикшерәләр. Шулай ук кар өю урынын сайлаганда территориянең мәйданы зур әһәмияткә ия – ул минималь 2,5-3 мең кв. метр тәшкил итәргә тиеш.

Шәһәрдә юлларны җыештырудан тыш, ишегалды территорияләрен кардан чистарту дәвам итә. Әгәр халыкта ишегалларын җыештыру сыйфатына карата шелтәләр булса, алар идарәче компанияләргә яки «Ачык Казан» системасына 063 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар. Шулай ук кар чистарту мәсьәләләре буенча шәһәрлеләр район администрацияләренең кайнар линия телефоннары буенча да мөрәҗәгать итә алалар.

Видеорепортаж
11.01.2022 16:56
«Буран» планы очрагына шәһәрдә меңгә якын кар чистарту техникасы эшкә җәлеп итү өчен әзер
Барлык яңалыклар