В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ял көннәрендә юеш кар һәм яңгыр көтелә
Фото: Марат Мөгыйнов
Бүген төнлә Казанда алмашынучан болытлы һава булачак. Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары – -8..-10 градуска кадәр, аязганда -14 градуска кадәр төшәчәк. Көндез синоптиклар +4..+6 градус вәгъдә итә. Юлларда урыны белән бозлавык саклана.
Якшәмбе, 24 нче мартта, республика буйлап кар, шул исәптән юеш кар һәм яңгыр рәвешендә катнаш явым-төшемнәр белән атмосфера фронты узачак. Төнлә термометр баганалары – -3..+2 градус, ә көндез +2..+7 градус күрсәтәчәк. Урыны белән бозлавык һәм томан булуы мөмкин.
Фаразлау буенча, киләсе атна башында ара-тирә юеш кар һәм яңгыр көтелә. Төнлә синоптиклар температураның -4..+1 градуска кадәр түбәнәюен вәгъдә итә, ә көндез +4..+9 градуска кадәр җылытачак.
Һава температурасының күтәрелүе фонында катнаш характердагы явым-төшемнәр бина түбәләреннән һәм башка авыш өслекләрдән боз һәм кар төшүгә, шулай ук карның тизрәк эрүенә китерергә мөмкин, дип кисәтә ТР Гидрометеоүзәге.