В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иртәгә синоптиклар Казанда аязучан болытлы һава торышы фаразлый
Фото: Денис Гордийко
Шимбә көнне Татарстанда төнлә яңгыр һәм юеш кар булырга мөмкин. Температура 0..-5 градуска кадәр төшәчәк. Көндез җитди явым-төшем фаразланмый, һава температурасы +2..+7 градусны тәшкил итәчәк.
Якшәмбе, 7 нче апрельдә, республика югары атмосфера басымы йогынтысына эләгәчәк – явым-төшемнәр көтелми. Төнлә температура +1..+4 градус тирәсе булачак, көндез һава +6..+11 градуска кадәр җылыначак.
ТР Гидрометеоүзәге фаразларына караганда, киләсе атна башында республика төньяк киңлекләр буенча күчеп йөрүче циклоннар йогынтысында булачак. Атмосфера фронтлары үткәндә, яңгырлар көтелә. Дүшәмбе көндез терекөмеш баганалары +7..+12 градусны күрсәтәчәк. Сишәмбе көнне һава температурасы +9..+14 градуска кадәр күтәреләчәк.