В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иртәгә Казанда юлларда бозлавык вәгъдә итәләр
Бу ялларда Татарстанда синоптиклар явым-төшемнәрне фаразлый, урыны белән юеш кар явачак. Төнлә һава температурасы -1..-7 градус, республиканың көнчыгышында -12 градус тәшкил итәчәк. Көндез температура фоны күтәрелә башлый, термометр баганалары -5 градустан +1 градуска кадәр күрсәтәчәкләр.
Иртәгә, 18 гыйнварда, Казанда аязучан болытлы һава булачак. Төнлә бераз юеш кар көтелә. Һаваның минималь температурасы -5..-7 градус тәшкил итәчәк. Көндез явым-төшем ихтималы зур түгел. Термометрлар баганаларын 0..-2 градуска кадәр күрсәтәчәкләр. Җил көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан 3-8 м/с тизлек белән, урыны-урыны белән 11 м/с ка кадәр җитәчәк. Кайбер районнарда томан булырга мөмкин. Юлларда бозлавык вәгъдә итәләр.
ТР Гидрометүзәгенең якынча фаразы буенча дүшәмбе, 20 гыйнварда, бераз кар явачак. Төнлә -3..-8 градус, көндез -1..-6 градус булачак. Сишәмбе көнне синоптиклар явым-төшемсез һава торышын вәгъдә итә. Төнге сәгатьләрдә -10..-15 градуска кадәр суыта, көндез һава температурасы -6..-11 дәрәҗәсендә булыр дип көтелә.