Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.
Катнашу өчен теркәлү кирәк
Киләсе атнада «Черек күл» паркында кеше фигурасын рәсемгә төшерү кичәсе узачак
«Черек күл» паркының җәйге йортында дүшәмбе, 7 апрельдә, кеше фигурасын рәсемгә төшерү кичәсе була. Дәресне рәссам Аделина lunamontem үткәрәчәк.

Кеше фигурасын тиз ясау күнекмәсен үстерү өчен, кичәдә катнашучылар вакытка скетчлар ясаячак. Үзегез белән рәсем ясарга дәфтәр һәм карандашлар алырга тәкъдим ителә, дип хәбәр иттеләр Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясендә.

Теләге булган һәркем катнаша ала, моның өчен сылтама буенча теркәлү узарга кирәк. Иҗат кичәсе 18:30 да башлана.

Исегезгә төшерәбез, бу атнада «Черек күл» паркын җәйге сезонга әзерләү башланды. Җыелган пычрактан төбен чистартканнан һәм киртәләрне сүткәннән соң, күлне чиста су белән тутырачаклар.

2025-04-04T17:31:40+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.