В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мобиль пунктлар 30-31 нче мартта эшләячәк
Татарстан башкаласында киләсе атнада икенчел чимал кабул итү буенча мобиль пунктлар эшләячәк. Җыелган калдыклар эшкәртүгә җибәреләчәк.
30 нчы мартта икенчел чималны «Фракция» җәмгыяте активистлары кабул итә. Шәһәрлеләрне 12:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр Мусин урамы, 33/46 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәге парковкасында көтәләр.
Исегезгә төшерәбез, «Фракция» проекты алга таба эшкәртү һәм кабат куллану өчен икенчел чималны аерым җыю белән шөгыльләнә. Проектның максаты – әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметү һәм тормыш сыйфатын яхшырту.
31 нче мартта икенчел чималны һәм кием-салымны 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр «Миллениум» күпере астындагы парковкада тапшырырга мөмкин булачак, ориентир – «УРАМ» экстрим-паркы. Акцияне «Экологично» хәрәкәте оештыра. Мондый чараларны «ЭкоТехнологии» компаниясе, Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе, «Казансуны үстерү стратегиясе» проекты командасы ярдәме белән һәр ай ахырында уздыру планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, алга таба эшкәртү өчен икенчел чималны көн саен Васильченко урамындагы МПС-1 (чүп төяү станциясе) янында кабул итәләр. «Җыю ноктасы» пунктында макулатура, пластик, мебель, батарея, техника, кием-салым һәм башка әйберләр тапшырырга мөмкин.