В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эчтән яктыртыла торган 56 яңа билге урнаштырылган
Фото: Денис Гордийко
Элеккеге эмблемалар 2005 елда Казанда метрополитен ачылган чорда урнаштырылган булган. Предприятиенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, соңгы вакытта пассажирлар станцияләр янындагы билгеләрнең тузганлыгына һәм күренмәвенә зарланганнар.
Логотипны ребрендинглау Казанда беренче троллейбус җибәрүнең 75 еллыгы уңаеннан үткәрелде. Дизайн-проект авторлары милли колоритны саклап калырга теләгәннәр. Шуңа да нигез итеп «М» хәрефе, Кол-Шәриф мәчетенең бормалы аркалары, лалә чәчәге һәм татар милли орнаменты алынган.
Исегезгә төшерәбез, февраль ахырына кадәр линиядә пассажирлар агымы күп булган иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә өстәмә – 11 нче электропоезд йөри. Хәрәкәт интервалы 5 минутны тәшкил итә.