Узган тәүлектә шәһәрдә барлыгы 87 авария булган
Фото: Денис Гордийко
Узган тәүлектә Казанда 87 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда дүрт кеше зыян күргән.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка 434 машина йөртүче һәм 235 җәяүле тартылган. 84 очракта куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозу сәбәп булган, 69 очракта – машина йөртүчеләр җәяүлеләргә юл бирмәгән, 10 очракта – балаларны дөрес йөртмәгән. Тагын 10 машина йөртүчене исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән өчен тоткарлаганнар, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының шәһәр буенча идарәсе Дәүләт автоинспекциясендә.