Авария хәлендәге участокларны бетерү буенча эшләр алып барыла.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы сентябрь). Казанда Себер трактында трамвай юлларын ремонтлау башланды. «Метроэлектротранс» МУП бригадалары авария хәлендәге участокларны бетерү өстендә эшли.
Предприятиенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Себер тракты участогында рельсларны комиссион тикшерү барышында Халитов урамы юнәлешендә юлны киңәйтү һәм эретеп ябыштыруны таләп итә торган тоташу урыннары табылган. Хәзерге вакытта тәгәрмәч эзенең киңлеге норматив халәткә туры килсен өчен, барлык кирәкле эшләр башкарыла.
Моннан тыш, Шоссе урамында шпаллар кагу һәм юлларны тигезләү эшләре белән ремонт алып барыла.