Казан Мэры авыл хуҗалыгы ярминкәләре өчен мәйданчыклар санын арттырырга тәкъдим итте һәм законсыз сәүдә белән көрәштә көч җитмәү мәсьәләсен күтәрде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы октябрь, Алена Мирошниченко). Казанның кулланучылар базары бүген шәһәр икътисадының төп секторларының берсе булып тора. Үсеп килүче туристлар агымы һәм дөньякүләм чаралар аның үсешенә тагын да зур этәргеч бирә, дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров Казан шәһәр Думасының сессиясендә.
Шәһәрдә кулланучылар базарының барлыгы 7 мең объекты исәпләнә, шул исәптән 3,5 мең гомуми сәүдә объекты, 1,5 мең җәмәгать туклануы ноктасы һәм 2 меңгә якын көнкүреш хезмәте күрсәтү объекты. Соңгы 10 елда сәүдә әйләнеше 3 тапкыр арткан – 175 млрд сумнан 485 млрд сумга кадәр. Казанга республика җәмәгать туклану әйләнешенең 57% туры килә, дип өстәде ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер.
Гомуми цифрлаштыру белән бергә интернет аша сәүдә итү күләме дә арта. Интернет аша сату-алу бүгенге көндә 1,5% кына тәшкил итсә дә, бу сан арта бара.
Илсур Метшин һәм Илдар Шакиров Казанда халыкара резидентларның барлыкка килүләрен билгеләп үттеләр: “Castorama”, “Metro Cash & Carry” челтәре һәм аларның “Фасоль” кибете, “Лента” гипермаркеты. Кулланучылар базары арту белән сатучылар һәм сатып алучылар арасында хокукый аңлашылмаучанлыклар килеп чыга. Шулай да, Г.Лернер билгеләп үткәнчә, кулланучылар хокукларын яклау дәрәҗәсе буенча Татарстан 2010-2016 еллар арасында 37-нче урыннан 3-нче урынга күтәрелгән.
Җирле һәм республика җитештерүчеләргә булышлык итү эшләре актив башкарыла. Бүгенге көндә 9 махсус мәйданчык эшли, биредә гражданнар, аренда өчен түләмичә, үз товарларын сата алалар. “Вакыт күрсәткәнчә, әлеге формат бик уңайлы. Аның белән республиканың һәм башка төбәкләрнең шәһәрләре кызыксынды”, - диде И.Шакиров.
“Соңгы елларда шәһәрдә сәүдә челтәре үзгәрде, безгә эре сәүдә брендлары керде. Кибетләр челтәре үсә, авыл хуҗалыгы ярминкәләре системасы үсеш ала. Форсаттан файдаланып, ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгына, республика районнары башлыкларына аларны оештырганнары өчен рәхмәтемне белдерәм”, - диде Мэр.
Моннан кала, ул Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкинга һәм районнар башлыкларына ярминкә уздыру тәҗрибәсен арттырырга һәм алар өчен өстәмә мәйданчыклар бүлеп бирергә тәкъдим итте.
Чираттагы тапкыр стационар булмаган сәүдә буенча фикер алыштылар. И.Шакиров сөйләгәнчә, Казанның мондый сәүдә объектлары схемасына 740 урын керә. Беренче 210 урыннан бюджетка 14,5 млн сум күчте. Ел саен кимендә 70 млн сум күләмендә керем көтелә.
Моннан кала, сезонлы сәүдә итүне тәртипкә салу эшләре дәвам итә. Агымдагы елда алар саны 700-дән 500-гә калды.
Законсыз сәүдә белән көрәшү чаралары көчәя. Моңа кадәр Башкарма комитетта штрафларның нәтиҗәсез булуы турында билгеләп үткәннәр иде. Бер йогынтылы чара булып объектны мәҗбүри сүтү тора, дип белдерде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Ләкин хәзер намуссыз эшмәкәрләр үз объектларын күп фатирлы торак йортларга караган территорияләрдә урнаштыралар. Тикшерү вакытында штрафлар, гадәттә, йорт хуҗасына салына. Хәзерге вакытта йорт территорияләреннән объектларны сүтү тәртибе эшләнә.
“Кызганычка каршы, санкцияләнмәгән урам сәүдәсе көн кадагында торуын дәвам итә. Хокук саклау органнары белән бергә даими рәвештә әлеге өлкәдә эшләп киләбез, алга таба да аның белән көрәшәкбез. Закон тарафыннан басым ясау мөмкинлеге каралмаган. Шуңа күрә, республика һәм федераль хакимият органнарына мөрәҗәгать итәм, бу өлкәдә тәртип салырга кирәк. Бу мәсьәлә Казанга гына кагылмый, бу илебез муниципалитетлары өчен дә мөһим”, - диде И.Метшин.