В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чарада архитекторлар, шәһәр төзүчеләр, ландшафт белгечләре һәм шәһәрлеләр катнашачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы сентябрь). 30-нчы сентябрь көнне Казанның «Черек күл» паркында «Шәһәрнең яшел мирасы» семинары узачак. Анда архитекторлар, шәһәр төзүчеләр, йорт салучылар, шәхси территорияләр хуҗалары, ландшафт белгечләре катнашачак. Семинарга темага битараф булмаган теләсә кем кушыла ала.
Санкт-Петербург һәм Мәскәү экспертлары тыңлаучыларга карт агачларны ничек ачыкларга һәм сакларга, йорт салучының территориясендә шундый агачлар үссә, аңа нишләргә, эшкә нинди белгечләрне җәлеп итәргә һәм башка бик күп нәрсәләр турында сөйләячәкләр.
Семинарда Казанның баш архитекторы урынбасары Дарья Толовенкова, Россиянең ландшафт архитекторлары ассоциациясе президенты Таисия Вольфтруб, Рус музее бакчаларының яшел утыртмаларын исәпкә алу һәм мониторинглау секторы мөдире Екатерина Жукова, М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү Дәүләт университетының «Аптекарский огород» Ботаника бакчасының баш ландшафт архитекторы Артем Паршин һәм башкалар катнашыр дип планлаштырыла.
Семинар инвентарь прокаты павильонында 15:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә оештыручылар.