В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Белем бирү чарасында 400 гә якын педагог катнашачак.
Фото: Денис Гордийко
Семинарда Казанның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең биш әйдәп баручы тәрбиячесе спикерлар буларак чыгыш ясаячак. Чарада катнашучылар татар телен укытуда заманча мәгълүмати-коммуникатив технологияләр, тавыш ассоциацияләре технологиясе һәм күрсәтмә модельләштерү нигезендә сөйләм телен үстерү методлары белән танышачак. Моннан тыш, педагоглар Сингапурның Zoom In («арттыру») белем бирү структураларының берсен өйрәнә алачак. Шулай ук катнашучылар өчен уен форматында «Тылсымлы кулчатырлар» дигән мастер-класс үткәреләчәк.
Семинар – 15:00 сәгатьтә, теркәлү 14:00 сәгатьтә башлана.
Исегезгә төшерәбез, бу чара – «Татар телен укытуның мавыктыргыч, нәтиҗәле ысуллары» семинарлар циклын дәвам итү, аны Казан Мэриясе һәм Мәгариф идарәсе оештыра. Беренче семинар 21 нче февральдә узды, анда шәһәрнең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән 430 тәрбияче, методист һәм мөдир катнашты.