В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Башкала кунаклары, шәһәр халкы 600 тоннадан артык яшелчә һәм ит сатып алган
Казанда уздырылган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә сентябрь һәм октябрь айларында 303,4 миллион сумлык продукция сатылган. Шәһәр халкы даими рәвештә ит һәм яшелчә, шул исәптән бәрәңге сатып алган, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының Кулланучылар базары комитеты.
Сентябрь-октябрь айларында 14 мәйданчыкта җиде ярминкә уздырылган. Халык 280,9 тонна яшелчә, 113,7 тонна ит һәм 221,6 тонна бәрәңге сатып алган. Ярминкәләрдә халыкка сөт ризыклары, ярдәмче хуҗалык өчен кирәкле әйберләр һәм башка товарлар тәкъдим ителгән.
Ярминкәләрдә республиканың 22 районы һәм агросәнәгать комплексының 24 оешмасы үз продукциясен саткан. Мәйданчыкларда белгечләр тарафыннан ветеринария-санитария таләпләренең үтәлеше даими рәвештә тикшерелеп торган.
Исегезгә төшерәбез, иртәгә, 1 ноябрьдә Татарстан Республикасы башкаласында гадәти авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә. Шәһәр халкы яшелчә, ит ризыкларын, сөт продукциясен, хуҗалык өчен кирәк-яракны ваклап сату бәясенә караганда 15% ка арзанрак бәягә сатып алачак.
Ярминкәләр иртәнге сәгать 6:00 дан көндезге 13:00 гә кадәр түбәндәге мәйданчыкларда үткәрелә:
Авиатөзелеш районы
Вахитов районы
Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә.
Киров районы
Ә.Авзалова урамы, 15 (Салават күпере);
Батыршин урамы, 20;
Краснококшайск урамы, 150/2;
Революция урамы, 12;
Яңа Савин районы
Академик Лаврентьев урамы, 10;
Х.Ямашев проспекты, 71а.
Идел буе районы
Җиңү проспекты, 46в;
Ю.Фучик урамы, 64 (1 корпус);
Совет районы
Липатов урамы, 7.
Осиново бистәсендә ярминкә Садовая урамы, 9 йорт адресы буенча урнашкан сәүдә үзәгенең парковкасы янында уздырыла. Северный бистәсендә яшәүчеләр өчен ярминкә якшәмбе көнне, 2 ноябрьдә Беломорск һәм Гудованцев урамнары киселешендә оештырыла.