В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышларда катнашучыларга 3000 метрлы төп дистанцияне узарга туры киләчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче сентябрь). 24 нче сентябрьдә Казанда узачак «Милләтләр кроссы»нда 14 меңнән артык кеше теркәлгән, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының Физкультура һәм спорт комитеты. Стартка барлык теләүчеләр – профессиональ спортчылар, спорт ветераннары, балалар, студентлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр чыга ала. Катнашучылар 1000, 2000 һәм 3000 метрга өч дистанциягә йөгерәчәкләр. Трасса Казансу елгасы яры һәм «Урам» экстрим-паркы территориясе аша узачак.
Спорт бәйрәме «Урам» экстрим-паркында 10:00 сәгатьтә башлана. 10:15 сәгатьтә стартка 2012 елда туган һәм аннан кечерәк спортчылар чыгачак. 10:30 сәгатьтә ветераннар, 10:45 сәгатьтә Сукырлар спорты вәкилләре старт ала. Алар барысы да 1000 метрга йөгерәчәкләр.
11:00 сәгатьтә шәһәрнең иң «тиз» торак комплексын билгеләү өчен 1000 метрлы дистанциядә йөгерүләр була.
Алга таба «Хезмәткә һәм оборонага әзер» бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшыру булачак, комплексның яшь баскычларына ярашлы рәвештә 16 һәм 17 яшьлек кызлар һәм егетләр үзләренең тизлек күнекмәләрен күрсәтәчәк. Кызлар өчен ярышлар 11:15 тә, егетләр өчен 11:30 сәгатьтә башлана.
«Милләтләр кроссы»н ачу тантанасы 11:45 тә була.
Ярышларда шәһәр һәм республика учреждениеләре һәм ведомстволары җитәкчеләре «Доброспорт» проектына кушылачак. Алар сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар белән бергә 2000 метрлы дистанцияне узачаклар. Җыелган барлык акчалар сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итә торган хәйрия фондларына тапшырылачак. Йөгерү 12:00 сәгатьтә башлана.
3000 метрга йөгерү иң массалы булачак, меңләгән казанлы йөгерер дип көтелә. Ярышларда катнашучылар 12:15 сәгатьтә старт ала.
Спорт бәйрәменең барлык кунаклары өчен дә шәһәрнең иҗат һәм спорт коллективлары катнашында күңел ачу программасы әзерләнгән, дип хәбәр иттеләр Казанның Физик культура һәм спорт комитетында.
Традиция буенча ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар кубоклар, медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнәчәк.
Кросста катнашу өчен мандат комиссиясендә теркәлергә кирәк, ул көн саен 10:00 дән 19:00 гә кадәр Казанның Үзәк стадионында Ташаяк урамы, 2а адресы буенча эшли. Теркәлү 24 нче сентябрьдә, ярыш көнендә, 9:00 сәгатьтә, «Милләтләр кроссы»ның старт туплагычы каршында дәвам итәчәк. Тулырак мәгълүмат Казанның спорт комитетының социаль челтәрләрендә урнаштырылган.