В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Халыкара вакыйга быел октябрь аенда узачак
Фото: Марат Мөгыйнов
«Әйе, ул октябрьдә Казанда (саммитта) булачак», – дип китерә аның сүзләрен ТАСС.
Исегезгә төшерәбез, июнь аенда ТР башкаласында БРИКС уеннары да үтәчәк. Чарага 4,7 мең спортчы һәм делегация әгъзалары киләчәк. Ярышлар 29 спорт төре (шуларның 20 се – Олимпия төрләре) буенча оештырылачак.
Шәһәрдә халыкара вакыйгалар уңаеннан масштаблы әзерлек эшләре бара. Спорт объектлары, кунакханә инфраструктурасы һәм башкалар ремонтлана. БРИКС эгидасы астында уза торган чараларга әзерлек буенча штаб оештырылды, аны мэр Илсур Метшин җитәкли.
Бу атнада шәһәр башлыгы кайбер объектларны тикшерде. Әйтик, БРИКС илләре саммитында катнашучыларны урнаштыру өчен 51 объект каралган. Алар арасында 5, 4, 3 һәм 2 йолдызлы 46 кунакханә, шулай ук Универсиада авылы, шифаханәләр һ.б. бар. Бүгенге көнгә якынча 6,5 мең номер броньланган.