В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрлеләр өчен алты юнәлеш бар
Фото: Марат Мөгыйнов
Автобуслар түбәндәге маршрутлар буенча йөриләр:
39с номерлы «Ветеринария академиясе – «Дәрвишләр» торак массивы станциясе»;
41с номерлы «39 нчы квартал – «Крутушка» бакчачылык ширкәте;
92с номерлы «Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексы – «Дальние сады»;
101с номерлы «Горький шоссесы – «Текстильщик» бакчачылык ширкәте»;
109с номерлы «Полет» кафесы – Яңа Шигали»;
111с номерлы «Җиңү Проспекты» метро станциясе – «Жиркомбинат», дип искә төшерделәр Казанның Транспорт комитетында.
Исегезгә төшерәбез, быел сезонлы бакчачылык маршрутлары эше гадәттәгедән иртәрәк башланды – мондый карарны Казан Мэры Илсур Метшин апрель уртасында урнашкан җылы һава торышы белән бәйле рәвештә кабул итте. Узган ел бакчачылык маршрутлары хезмәтләреннән апрельдән ноябрьгә кадәр 708,5 мең шәһәр кешесе файдаланган.