В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татар халкының милли бәйрәмендә 110 меңләп кеше булды – кунакларның 20% ы Россиянең башка төбәкләреннән килгән.
Фото: Денис Гордийко
Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, шәһәрдә Сабантуйны оештыруга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев югары бәя биргәннәр. «Сабантуйны уздыру – шәһәрнең барлык структураларының да бердәм эше. Милли гореф-гадәтләребезгә хөрмәт, мәхәббәт һәм җылылык белән караучы халкыбызга һәм кунакларга рәхмәт», – диде Казан Мэры Илсур Метшин. Мин беренче тапкыр республика хакимияте вәкилләреннән киләсе елда Сабантуйны оештыруда нәрсәне булса да яхшыртырга кирәклеге турындагы фикерләрне ишетмәдем. Минтимер Шәрипович Казан чираттагы тапкыр гаҗәпләндерде һәм башкалада ел саен шулай булырга тиеш, дип билгеләп үтте. Без чараларны, шул исәптән Сабантуйны оештыру дәрәҗәсен күтәрергә тиеш», – дип ассызыклады И.Метшин.
«Сабантуйга матур программа белән килгән һәм үз предприятиеләренең казанышлары күргәзмәләрен алып килгән Татарстан муниципалитетларына аерым рәхмәт. Бәйрәмебезгә аерым ямь өстәде алар», – диде И.Метшин. Рәхмәт йөзеннән Казан Мэры, Татарстан районнарында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче авыл халкы янына барып, аларны шәхсән Авыл хуҗалыгы хезмәткәре көне белән котларга планлаштыруын җиткерде. Ул Казан Башкарма комитетының профильле комитетларына күчмә мәдәни программа әзерләргә кушты.
Сабантуй алдыннан гадәттәгечә батырлар өчен бүләкләр җыю тантанасы булды. Барлык теләүчеләр дә үз бүләкләрен ат арбасында калдырдылар, алар шәһәрнең үзәк урамнарында, Дәрвишләр һәм Залесный бистәләрендә тукталды.
Халык өчен төп күңел ачу чаралары ике көн – 18 нче һәм 19 нчы июньдә узды. Шимбә көнне Казан ипподромында ат чабышлары оештырылды, алар призлар уйнатылып, бәйрәм салюты белән тәмамланды. «Ат чабышларында 10 мең кунак булды, 14 заезд һәм чабышлардан торган программа тәкъдим ителде, алар арасында – Казан Мэриясе призына 300 мең сумлык приз фонды һәм Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу призына 500 мең сумлык приз фонды белән узышу», – дип сөйләде А.Абзалов. Аларда Фотон айгыры һәм жокей Магомет Каппушев, Акбүзат Стар айгыры һәм жокей Тимур Гафаров җиңү яулады. «Без Сабантуйны ике көнгә бүләргә һәм ат чабышын аерым уздырырга булдык. Мондый форматны киләсе елга да калдырачакбыз», - дип шәрехләде И.Метшин.
Якшәмбе көнне, 19 нчы июньдә, бәйрәм бер үк вакытта Мирный һәм Дәрвишләр бистәләре Каенлыкларында, шулай ук Аккош күле урман-парк зонасында башланды. «Казанлылар республика районнары һәм шәһәрләре тарафыннан ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә оештырылган утарлар буенча йөри алды. Шунда ук сувенир продукция һәм азык-төлек сатып алу мөмкинлеге дә булды», – дип сөйләде А.Абзалов.
Татар милли көрәшендә абсолют батырны билгеләү Сабантуйның күркәм кульминациясе булды. Анда барлыгы 253 спортчы катнашты. Мирный ярышындагы көрәштә Ринат Дәүләтшин җиңде, Дәрвишләр бистәсендә – Айрат Фәтхуллин, Аккош күлендә – Булат Мусин. «Абсолют батырларга тәкә һәм квадроцикл бирелде», – дип сөйләде А.Абзалов.
Быел Сабантуй Россиянең 58 төбәгендә һәм дөньяның 30 дан артык илендә бәйрәм ителәчәк. Әйтик, 26 нчы июньдә Новокузнецкида халыкара шахтерлар Сабан туе узачак, исегезгә төшерәбез, Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилев Казандагы бәйрәмнең кунагы булды.
«Сабантуйда Эчке эшләр идарәсе, ЮХИДИ, Транспорт комитеты хезмәткәрләре, медицина хезмәткәрләре, шулай ук мәйданчыкларны төзекләндерүдә катнашкан хезмәткәрләр, шәһәр хуҗалыгының барлык хезмәтләре, артистлар эшләде», – дип билгеләп үтте А.Абзалов.
Бәйрәм оештырылышы барлык шәһәр һәм республика хезмәтләренең җайга салынган эше нәтиҗәсендә югары дәрәҗәдә узды, дип ассызыклады И.Метшин. «Сабантуй мәйданчыкларында бер генә җәмәгать тәртибен бозу очрагы да теркәлмәгән. Моның өчен Эчке эшләр идарәсе коллегаларыбызга рәхмәт», – дип нәтиҗә ясады Мэр.