Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.06.2019, 20:17

Дәрвишләр бистәсендәге һәм Аккош күлендәге Сабантуйларның батырлары билгеләнде

Киров һәм Совет районнарындагы бәйрәм мәйданчыкларында 108 меңнән артык кеше булды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июнь). Бүген Казанда Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкның һәм Аккош күлендәге урман-парк зонасының бәйрәм мәйданчыкларында концертлар, театральләштерелгән тамашалар һәм көрәш ярышлары узды. Бәйрәмдә 108 меңнән артык шәһәрлеләр һәм шәһәр кунаклары булды.

Салават чыгышы һәм «Казан сөлгесе» театральләштерелгән тамашасы

Дәрвишләр торак массивының Каенлыгында милли бәйрәм биш еллык тәнәфестән соң беренче тапкыр узды. Сабантуйның биреләге мәйданында бүген 55 меңнән артык кеше булды. Кунакларны татар халык биюләре һәм традицион чәк-чәк белән каршы алдылар. Чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин катнашты.

Бәйрәмне ачу тантанасы мәйданда узды. Биредә иҗат коллективлары, солистлар, район һәм Казан ансамбльләре катнашында «Казан сөлгесе» театральләштерелгән тамашасы оештырылган иде. Тамашада 600-дән артык артист катнашты. Шуннан соң Алексей Песошин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән бәйрәмгә килгән казанлыларны һәм шәһәр кунакларын сәламләде.

«Сабантуй бәйрәме традицион рәвештә төрле милләт һәм дин вәкилләрен берләштерә, яңа талантлар ача һәм иң яхшы батырларны билгели. Сабантуй республикабызның барлык шәһәр һәм торак пунктларында диярлек узды. Безнең ватандашларыбыз өчен бәйрәм Россиянең 56 шәһәрендә һәм 29 чит илдә уза, – диде Татарстан Республикасы Премьер-министры. - Бу бәйрәм - үз хезмәтләре белән илнең азык-төлек иминлеген ныгытуның, илебез авыл хуҗалыгы продукциясенең конкурентлылыгын арттыруның мөһим бурычларын хәл итүчеләрнең барысына да рәхмәт белдерү өчен яхшы форсат».

Совет районы хакимияте башлыгы Роман Фәтхетдинов, җыелганнарны бәйрәм белән котлап, күп гасырлар дәвамында Сабантуйның көтеп алынган һәм шатлыклы вакыйга булуын билгеләп үтте.

Прологтан соң мәйданда татар эстрадасы йолдызлары Салават Фәтхетдинов, шулай ук Салават Миннеханов һәм Гүзәлем катнашында концерт башланды, дип хәбәр итә Совет районы администрациясе матбугат хезмәте.

Шул ук вакытта милли спорт ярышлары һәм яраткан халык уеннары старт алды: баганага менү, аркан тарту, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү һәм башкалар. Бәйрәмнең финалы Сабантуйның абсолют батырын бүләкләү һәм җиңүчеләрне билгеләү булды, быел абсолют батыр исемен Питрәч районында яшәүче Фәрхәт Фәйзуллин алды. Аңа традицион тәкә һәм автомобиль тапшырылды.

Сабантуй музее, WorldSkills һәм Йошкар-Оладан батыр

Быел Аккош күле янындагы бәйрәм мәйданчыгында Сабантуйның күркәм традицияләрен саклап калырга һәм кунакларны яңа нәрсәләр белән гаҗәпләндерергә карар иттеләр, анда 53 меңнән артык казанлы һәм шәһәр кунаклары булды.

Мәсәлән, ачык һавада Сабантуй музее оештырылган иде, аны оештыруда шәһәрлеләр катнашты. Күргәзмәнең төп экспонатлары - сабан һәм чигүле Казан сөлгеләре. Элек-электән кызлар бәйрәмгә Сабантуйда җиңүчегә бүләк итәр өчен сөлгеләр чигә.

Моннан тыш, биредә Татарстанның алты районы милли ишегаллары, WorldSkills зонасы тәкъдим ителде, анда яшь профессионаллар төрле компетенцияләрдә күнекмәләрен күрсәттеләр, шулай ук күңел ачу мәйданчыклары, активлыклар бар иде. Казанлылар төрле бәйгеләрдә бик теләп катнаштылар, иң популяры кашыкка йомырка белән йөгерү булды.

Кунакларны милли бәйрәм белән ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һәм Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов котлады.

«Күп еллар дәвамында Сабантуй бәйрәме туган телгә, ата-бабаларыбызның бай мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә нигезләнгән уникаль традицияләрне үз эченә алды, - дип билгеләп үтте Сергей Миронов. - Биредә сез республикабызның милли характерын, аның хезмәт сөючәнлеген, юмартлыгын һәм кунакчыллыгын тоя аласыз».

Традиция буенча Сабантуй мәйданында көрәш буенча ярышлар узды. Төп приз - тәкә һәм автомобиль откан Йошкар-Оладан Муса Галләмов абсолют батыр булды, дип хәбәр итә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе матбугат хезмәте. Мусага 27 яшь, бу традицион көрәш төре белән ул 15 яшьтән шөгыльләнә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу инде ул милли бәйрәмдә үткән ярышларда җиңү яулап алган өченче автомобиль, шул ук вакытта Казан Сабантуенда Муса беренче тапкыр катнашкан. «Быел Казанда үземне сынап карарга булдым, биредә көрәшчеләр әзерлеклерәк, тәҗрибәлерәк, - дип сөйләде җиңүче. – Бүген көн эссе, һәм бик авыр булды. Көндәшләр көчле иде. Казан Сабантуе бик ошады, киләсе елга бирегә кабат килергә планлаштырам».

Исегезгә төшерәбез, бәйрәм чаралары бүген Мирный бистәсе Каенлыгында һәм Казан ипподромында узды.

Фоторепортаж
Аккош күлендә Сабантуй, 23.06.2019
Барлык яңалыклар