Бу квартал эчендәге җылылык челтәрләрен капиталь ремонтлау белән бәйле
Фото: Денис Гордийко
20 нче майдан 21 нче июльгә кадәр Челюскин урамындагы 13а һәм 16 номерлы биналар янында автомобиль юлы – өлешчә, тротуар тулысынча ябыла.
25 нче майның 22:00 сәгатеннән 26 нчы майның 5:00 сәгатенә кадәр Лядов урамының Челюскин урамы киселеше янындагы участогында транспорт хәрәкәте чикләнә.
8 нче июньнең 22:00 сәгатеннән 9 нчы июньнең 5:00 сәгатенә кадәр Челюскин урамындагы 16 номерлы бинадан Лядов урамына кадәр автомобиль юлы тулысынча ябыла.
Хәрәкәтне чикләүләр квартал эчендәге җылылык челтәрләрен капиталь ремонтлау белән бәйле, дип хәбәр иттеләр тышкы төзекләндерү комитетында.