Экспертлар бала югалса, нәрсә эшләргә, һәм таныш булмаган кешеләр белән очрашканда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында киңәшләр бирәчәкләр.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче апрель). «ЛизаАлерт» мәктәбе төрле өлкәләрдән экспертлар катнашында ата-аналар онлайн-җыелышы уздырачак.
«ЛизаАлерт» ирекле эзләү-коткару отряды координаторы, мәктәп инструкторы Екатерина Гогина бала югалган очракта нишләргә һәм балаларның нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә тиешлеге турында сөйләячәк. «Куркынычсызлык академиясе» җитәкчесе, балалар психологы Ольга Бочкова чит кеше белән очрашканда балага үз-үзен ничек дөрес тотарга киңәш бирәчәк. «Касперский лабораториясе» эксперты Андрей Сиденко Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләре белән уртаклашачак, дип хәбәр ителә «ЛизаАлерт» ирекле эзләү-коткару отрядының «Вконтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә.
Онлайн-җыелыш 24-нче апрельдә 11:00 сәгатьтә түбәндәге сылтама буенча узачак. Анда барлык теләүчеләр катнаша ала. Катнашучыларга Webex Meetings кушымтасын алдан ук күчереп алырга киңәш ителә (киңәшмә номеры: 1630355733, пароле: 123456).