Бәйрәм «Крылья Советов» паркында узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы декабрь). 1-нче гыйнварда Казанның «Крылья Советов» паркында ел саен уздырыла торган «Карнавал төне» (Карнавальная ночь) ретро-кичәсе узачак, анда Совет чорындагы Яңа ел атмосферасын тудырачаклар.
Казанлыларны яраткан фильмнарыннан биюләр, музыка һәм тематик фотозона көтә. Бәйрәм 17.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә оештыручылар.
Исегезгә төшерәбез, Казан халкы һәм кунаклары өчен Яңа ел алдыннан һәм бәйрәм көннәрендә бай эчтәлекле «Паркларда кыш» программасы әзерләнгән. Татарстан башкаласында Яңа ел бәйрәмнәре вакытында ачык һавада барлыгы 160-тан артык чара узачак.