В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кино күрсәтүгә керү ирекле, әмма урыннар саны чикләнгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы июль). Бүген «Ретро-пәнҗешәмбе»дә Казанның «Крылья Советов» паркында шәһәр халкына «Неподдающиеся» фильмын күрсәтәчәкләр.
Фильм 21.00 сәгатьтә башлана. Кино күрсәтүгә керү ирекле, әмма урыннар саны чикләнгән.
Исегезгә төшерәбез, «Ретро-пәнҗешәмбе» проекты кысаларында аена ике тапкыр ачык һавада казанлыларга совет чорының классик һәм авторлык фильмнарын бушлай күрсәтәчәкләр. Чара социаль дистанцияне үтәп уза - тамашачылар өчен махсус тамгалар ясыйлар.
13-нче августта шәһәр халкы 1983 елгы «Ностальгия», 27-нче августта - 1973 елгы «Невероятные приключения итальянцев в России», 10-нчы сентябрьдә - 1979 елгы «Осенний марафон» һәм 24-нче сентябрьдә - 1977 елгы «Мимино» картиналарын карый алачак. Барлык кино күрсәтүләр 20.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.