В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел тамаша гаилә һәм гаилә традицияләре темасына багышланачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче декабрь, Диана Жиленкова). Быел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында традицион республика чыршысы 25 нче декабрьдә «Татнефть Арена» боз сараенда узачак. Бәйрәмгә үзләрен укуда, спортта, мәдәният өлкәсендә яки иҗтимагый эшчәнлектә яхшы яктан күрсәткән 8,5 мең бала чакырылган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов хәбәр итте.
Бәйрәмдә авыр тормыш хәлендә булган балалар да катнашачак. «Быел Татарстан Президенты мобилизацияләнүчеләрнең балаларына аерым игътибар бирергә кушты, шуңа күрә республика чыршысына 5-11 нче сыйныфларда белем алучы 2 меңнән артык укучы чакырылачак», – дип сөйләде Т.Сөләйманов.
Быел бәйрәмнең төп темасы – Гаилә һәм гаилә традицияләре. «Яңа ел уенчыклары сере» тамашасының төп герое могҗизага ышанмаган һәм бөтен гаиләнең бәйрәм кәефен бозарга тырышкан малай булачак. Ә геройны тылсым белән яңа ел уенчыклары таныштырачак.
«Чарада катнашкан һәркем татлы бүләк, киләсе ел символы – куян рәвешендә йомшак уенчык алачак. ТР районнарыннан килгән балалар өчен кайнар туклану оештырылачак. Һава шартлары начар булган очракта балаларны республика лагерьларына урнаштыру өчен урыннар әзерләнгән», - дип сөйләде ТР яшьләр эшләре министры.