В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Программа гамәлдә булган ике ел эчендә шәһәр ишегалларында 4906 яктырткыч урнаштырылган.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән программа кыскартылмый, киресенчә, аны финанслау күләме арттырыла. «Шәһәр муниципаль предприятиеләренең бюджеты чикле булуга карамастан, кирәкле эш тулы күләмдә алып барыла. 2022 елда «Безнең ишегалды» программасына бүлеп бирелгән 2 млрд сумга өстәмә рәвештә 500 млн сум инвестицияләнәчәк», – дип ассызыклады И. Метшин.
«Безнең ишегалды» республика программасы буенча 2021 елда Казанның 223 ишегалды территориясендә тышкы яктырту системалары реконструкцияләнде, дип сөйләде «Казэнерго» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рөстәм Габделхаков. Ул 2073 ут баганасы һәм 2692 яктырткыч урнаштырылуын җиткерде. Программа гамәлдә булган ике ел эчендә 4906 яктырткыч куелган.
Моннан тыш, узган ел заманча шәһәр мохитен формалаштыру программалары кысаларында тышкы яктырту челтәрләре Кече Акчарлак күле янында, «Салават Күпере» торак комплексының яңа паркында һәм Л.Толстой скверында урнаштырылган.