Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.04.2021, 12:42

Казанда капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру өчен 2021 елга рекордлы күләмдә финанслау бүлеп бирелгән

Күп фатирлы 295 йортта эшләр планлаштырылган.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче апрель, Камилә Гобәйдуллина). 2021 елга Казанда рекордлы суммага 295 күп фатирлы йорт ремонтланачак – 2,8 млрд сумнан артык. Программа буенча төзелеш-монтаж эшләрен башкаруга беренче аукцион бүген узачак. Йорт буенча җаваплы кешеләрнең подрядчылар белән элемтәне тәэмин итәргә, ә капремонтның һәр объектын прорабның телефон номеры күрсәтелгән паспорт белән тәэмин итәргә, дип йөкләде бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.

5-16 катлы 224 йорт һәм 71 аз катлы йорт төзекләндереләчәк

Казан буенча капиталь ремонт программасына 2021 елга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән 2,2 млрд сумнан артык күләмдә 238 күпфатирлы йорт кертелгән. Алга таба программага 45 млн сумлык лифт җиһазларын алыштыру белән тагын 5 күпфатирлы йорт керде. Шулай ук республика Хөкүмәте тарафыннан алдагы елларда Торк-коммуналь хуҗалык фонды, капиталь ремонт программасының төбәк операторы тарафыннан 589 млн.сум күләмендә экономияләнгән акчалардан файдалану турында карар кабул ителде, шуның аркасында бу ел программасына тагын 54 күп фатирлы йорт кертелде. Төзекләндерүдән соң, эш планнарында 295 йорт калган.

Шулай итеп, быел капиталь ремонт программасын финанслауның гомуми күләме 2,8 млрд сумнан артык тәшкил итәчәк. «Бу - шәһәрнең Универсиадага әзерлеге барган ел белән чагыштырырлык тиңдәшсез эш күләме. Чагыштыру өчен - 2020 елда 2 млрд сумлык 276 күпфатирлы йорт ремонтланган», – дип ассызыклады Казан Башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Дмитрий Анисимов.

Программа буенча төзелеш-монтаж эшләрен башкаруга беренче аукцион бүген узачак. Алдагылары 12-нче, 14-нче һәм 19-нчы апрельгә планлаштырылган. Аларда 163 күпфатирлы йортта ремонт үткәрү хокукы каралачак.

2021 елда программа 186 йортта түбә ремонтлауны, 146 йортта йорт эчендәге инженерлык челтәрләрен җылылык белән тәэмин итүне алыштыруны, 133 йортның фасадларын ремонтлауны, 59 йортта лифтлар алыштыруны күздә тота. Эш 5-16 катлы 224 йортта һәм 71 азкатлы йортта башкарылачак.

Быел ремонтланачак йортлар исемлеге Казан җирле үзидарә органнарының рәсми сайтында басылып чыкты.

Яңа лифтлар антивандаль һәм Брайль шрифты булган төймәләр белән җиһазландырылган

Гыйнвар ахырыннан Казан йортларында лифт җиһазлары алмаштырыла. Бүгенгә планлаштырылган күләмнең 80%-ы үтәлгән, 62% башкарылган эшләр актлары тапшырылган. Гамәлгә 46 лифт тапшырылган, калганнарда эшләрне 2021 елның апрель ахырына кадәр төгәлләү планлаштырыла. 14 йортта инде яңа лифтлар эшли башлаган. Барлыгы исә 2021 елда 59 йортта гомуми суммасы 419,4 млн сумга 170 лифт алмаштырылачак.

Өйләрдә үзебезнең ил җитештерүчеләренең лифтлары урнаштырыла. Алар куркынычсызлык таләпләренә җавап бирә, антивандаль һәм энергия саклаучы булып тора, Брайль шрифты булган төймәләр белән җиһазландырылган, төп приводның шәхси үзгәрткечләре белән җиһазландырылган.

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров билгеләп үткәнчә, быел лифтлар буенча эш оператив рәвештә оештырылган, әмма башка төр эшләр буенча подрядчылар әле билгеләнмәгән.

«Процедуралар тәмамланганнан соң ук кичекмәстән объектларга чыгуны сорыйм. Һәм иң мөһиме, подрядчыларның йортлар буенча җаваплылар белән элемтәсен тәэмин итүегезне сорыйм, халык аларны эзләмәсен, алардан беркем дә качмасын. Подрядчылар бу программаларны үтәү өчен акчаларның күп өлеше – халык акчалары икәнен аңларга тиеш. Халык – төп заказчы. Даими элемтә тәэмин ителсен өчен, һәр капиталь ремонт объектына прораб телефон номеры белән паспорт булырга тиеш. Гадәттә шикаятьләр подрядчылар халык белән элемтәгә чыкмаган урыннарда була», – дип өстәде ул.

Үз чиратында, Дмитрий Анисимов, элеккеге кебек үк, барлык эшләрне вакытында башкарып чыгу өчен бөтен көчебезне куячакбыз, дип билгеләп үтте.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 05.04.2021
Видеорепортаж
05.04.2021 12:35
Казанда капиталь ремонт программасы буенча 295 күпфатирлы йорт ремонтланачак
Барлык яңалыклар