В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Моның өчен «Метроэлектротранс» белгечләре 200 метр элемтә чыбыкларын монтажлаган һәм идарә ителә торган стрелкаларны урнаштырган.
Фото: Денис Гордийко
Өстәмә линияне тоташтыру өчен «Метроэлектротранс» МУП хезмәткәрләре 200 метр элемтә чыбыкларын монтажладылар, идарә ителә торган стрелкаларны урнаштырдылар, шулай ук «Казэнерго» белән берлектә ике элемтә челтәре терәген төзәттеләр.
Моннан тыш, узган атнада энергетика хезмәте Тукай урамындагы 97 нче номерлы йорт янында элемтә челтәренең биеклеген күтәрде, Әмирхан һәм Чистай урамнарында элемтә үткәргечләрен һәм буй тросларны сузды. Белгечләр шулай ук 3 нче подстанциядә югары вольтлы кабель торгыздылар.
Тяга подстанцияләрендә ремонт эшләре дәвам итә, 24 нче номерлы пунктта түбә ремонтланды. Әлегә, һава торышы мөмкинлек биргәндә, подстанцияләрдә ремонт шул ук темпта дәвам итәчәк, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» матбугат хезмәте.
Узган атнада шулай ук 5 нче, 6 нчы трамвайлар һәм 6 нчы, 8 нче номерлы троллейбуслар маршрутларында җитешсезлекләрне бетерү эшләре алып барылды.