В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көндез шәһәрне җыештыруга 251 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы декабрь). Бүген көндез Казанда урамнарны кардан җыештырырга 527 юл эшчесе һәм 251 берәмлек махсус техника чыгачак, шул исәптән 54 катнаш юл машинасы, 63 трактор щеткасы, 51 үзбушаткыч, 39 фронталь төягеч, 29 «Барсик» минитөягече һәм башка техника.
Карны чыгару 2 нче Тура, Бауман, Беломорск, Бирюзовая, Бондаренко, Ботаника, Ваһапов, Васильченко, Вишневский, Восстание, Галактионов, Гәрәев, Гарифьянов, Гафури, Гвардия, Гладилов, Голубятников, Даурия, Рихард Зорге, Ипподром, Калинин, Галиәсгар Камал, Качалов, Красиков, Лена, Липатов, Литвинов, Лукницкий, Магистраль, Мариуполь, Назарбаев, Нариман, Нужин, Павлюхин, Париж Коммунасы, Парин, Профсоюз, Чернышевский, Шаляпин, Шмидт, шулай ук Җиңү, Ямашев проспектлары, Мамадыш һәм Оренбург трактлары һәм башка участоклардан башкарылачак.
Исегезгә төшерәбез, Казанда кар чистарту буенча кайнар линияләр эшли. KZN.RU порталында бастырылган район администрацияләре телефоннары буенча да, «Ачык Казан» сервисы аша да мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Рөхсәтсез кар ташлау фактлары турында хәбәр ТР Экология министрлыгында кабул ителә.