Эшләрнең озынлыгы 71 метр тәшкил итте
Фото: «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче июль). Бүген төнлә «Метроэлектротранс» юл хуҗалыгы хезмәте Зорге һәм Даурия урамнары чатында эшләде. Эшчеләр 4 нче трамвай маршрутының ике юлы буенча алты рельс шпал рәшәткәсен алыштырганнар. Эшнең гомуми озынлыгы 71 метр тәшкил иткән.
Элегрәк белгечләр юл япмасын ачканда юлның өске төзелешендә төзексезлекләр тапканнар, шуңа күрә ремонт үткәрергә карар иткәннәр. Эш вакытында 4 нче трамвай хәрәкәтен туктатып тордылар, хәзерге вакытта алар расписание буенча йөриләр.
Трамвай юлларына агымдагы һәм капиталь ремонт тәүлек буе дәвам итә. Бу пассажирларны имин йөртү өчен кирәк, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, предприятие балансында 132 км трамвай юлы бар, шуларның 70 е – бик нык тузган. Юл хуҗалыгы хезмәте көн саен аларның торышын күзәтеп тора, шуңа да карамастан, 4,5 млрд сумнан артык акча таләп итә торган участоклар кала бирә. «Метроэлектротранс»ның үз чаралары юлларны агымдагы карап тотуга гына җитә.