В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу пассажирларның күпсанлы мөрәҗәгатьләре белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче февраль). 17 нче февральдән 6926/6923 нче номерлы Казан – Кизнер – Казан поездлары маршрутында пассажирларның күп санлы мөрәҗәгатьләре белән бәйле рәвештә 804 нче км тукталыш платформасында өстәмә тукталыш барлыкка киләчәк.
6923 нче номерлы Кизнер – Казан шәһәр яны поезды Кизнер станциясеннән 9:32 сәгатьтә кузгалачак, 804 нче км тукталыш платформасы станциясенә 11:07 сәгатьтә килеп җитә һәм 11:08 сәгатьтә китә, аннары Казан станциясендә 11:47 сәгатьтә булачак.
6926 нчы номерлы Казан – Кизнер шәһәр яны поезды Казан станциясеннән 16:14 сәгатьтә кузгалачак, 804 нче км тукталыш платформасына 16:42 сәгатьтә килә һәм 16:43 сәгатьтә китә, аннары Кизнер станциясендә 20:28 сәгатьтә булачак.
Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны +7(937)625-04-33 телефоны аша (тәүлек буе), сайтта, «РЖД пассажирам» мобиль кушымтасында, кассаларда һәм тукталыш пунктларында урнаштырылган мәгълүмат стендларында алырга мөмкин, дип хәбәр итә «Содружество» АҖ матбугат хезмәте.