Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.03.2023, 16:16

Халык тыңлауларында 2022 елга Казан бюджеты үтәлеше турында фикер алыштылар

Шәһәр бюджетының керем өлеше 39 млрд 830,9 млн сум, чыгым өлеше 38 млрд 934,1 млн сум тәшкил иткән.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы март, Татьяна Марюхова). Кичә мәгариф хезмәткәрләре йортында 2022 елга Казан бюджеты үтәлеше турында фикер алыштылар. Чарада шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин, Казан шәһәр Думасы секретаре Альбина Рафикова, шәһәр Думасы депутатлары, район хакимиятләре һәм Башкарма комитетның структур бүлекчәләре вәкилләре, шулай ук шәһәр халкы катнашты.

2022 елда Казан бюджеты керемнәр буенча 22,3% ка арткан

Төп доклад белән ТР башкаласы Башкарма комитетының Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул искәрткәнчә, Татарстан башкаласының 2022 елга керемнәр һәм чыгымнар буенча бюджеты 32 млрд 557,8 млн сум күләмендә расланган. Узган ел йомгаклары буенча керемнәр буенча шәһәр бюджеты үтәлеше 39 млрд 830,9 млн сум тәшкил итте (22,3% үсеш белән). Шәһәр бюджетына өстәмә керемнәр 7 млрд сумнан артык тәшкил итә, шуларның 3 млрд 607 млн сумы – салым һәм салым булмаган керемнәр, 3 млрд 666 млн сумы – түләүсез керемнәр.

Салым һәм салым булмаган керемнәр күләме 21 млрд 699,2 млн сум тәшкил итә, узган елга карата 11% үсеш белән. Салым керемнәре 18 млрд 195 млн сум (шул исәптән НДФЛ – 8,7 млрд сум, җыелма керемгә салым – 4,2 млрд сум, җир салымы – 3,6 млрд сум, физик затлар мөлкәтенә салым – 1,2 млрд сум, башкалары – 394,1 млн сум) күләмендә кергән.

Бюджетның зур өлеше булып салым булмаган керемнәр тора, алар шәһәр бюджетына муниципаль милектән файдаланудан, милек һәм җир участокларын сатудан, шулай ук түләүле хезмәтләрдән, штрафлардан һ.б. 3,5 млрд сум күләмендә кергән.

Финанс идарәсе башлыгы миллион халыклы шәһәрләр рейтингын китерде, аның нигезендә Татарстан башкаласы чагыштырмача шартларда исәпләнгән салым керемнәре буенча өченче урында тора, Новосибирск һәм Екатеринбургтан гына калыша.

Бюджет керемнәренең икенче өлеше – Татарстан бюджетыннан түләүсез күчерүләр. 2022 елда 14 млрд 466 млн сум план расланган, ә 18 млрд 132 млн сум алынган. Өстәмә керемнәр 3,6 млрд сум тәшкил итә. «Барлык өстәмә трансферлар да максатчан юнәлешле булды. Иң күп акча социаль-мәдәни өлкәгә һәм шәһәр хуҗалыгына керде», - дип аңлатты И.Мөхәммәтшин.

5 ел эчендә мәгариф өлкәсенә чыгымнар 60% ка диярлек арткан

Узган ел йомгаклары буенча бюджетның чыгым өлеше 38 млрд 934,1 млн сум тәшкил итте, бу 2021 ел күрсәткечләреннән 6% ка күбрәк. Әлеге акчаларның 74% ы диярлек, яки 28,7 млрд сум, социаль өлкәгә юнәлтелгән. 6 млрд сумга якын – шәһәр хуҗалыгына, 4 млрд сум – гомумдәүләт мәсьәләләренә, 70 млн сум – муниципаль бурычны хезмәтләндерүгә, 62,8 млн сум башка чыгымнарга тотылган.

Мәсәлән, социаль өлкәдә чыгымнарның шактый өлеше мәгарифкә туры килә – 23,5 млрд сум. Шуларның 8,5 млрд сумы – мәктәпкәчә белем бирүгә, 11,5 млрд сумы – гомуми белем бирүгә, 2,5 млрд сумга якыны – өстәмә белем бирүгә, 900 млн сум башка мәгариф учреждениеләрен тотуга юнәлтелгән. 2021 ел белән чагыштырганда бу өлкәгә чыгымнар 6% ка, ә 5 ел эчендә 60% ка диярлек арткан. «Укучылар саны арту һәм яңа мәгариф объектлары – мәктәпләр һәм балалар бакчалары файдалануга тапшырылу, шулай ук хезмәт хакы арту сәбәпле чыгымнар ел саен арта», – дип аңлатты И.Мөхәммәтшин.

Депутат Марсель Шарапов социаль объектларны – мәдәният, спорт, мәгариф һәм яшьләр сәясәте учреждениеләрен террорчылыкка каршы яклау чаралары ничек финанслануы, шулай ук күзәтчелек органнары күрсәтмәләрен бетерү белән кызыксынды. Финанс идарәсе башлыгы хәбәр иткәнчә, узган ел бу максатларга 1 млрд 522 млн сум юнәлдерелгән, шул исәптән 174 млн сум – мәгариф учреждениеләрендә чараларны гамәлгә ашыруга.

Яшьләр сәясәте өлкәсендәге чыгымнар 708 млн сум тәшкил итә, бу акчалар, аерым алганда, 5 учреждениене тотуга, балалар һәм яшьләрнең ялын оештыруга, чаралар үткәрүгә һәм матди-техник базаны ныгытуга юнәлтелә.

Мәдәният өлкәсенә – 1,6 млрд сум, социаль сәясәткә 1,4 млрд сумга якын акча юнәлтелгән. «Физик культура һәм спорт» бүлеге буенча чыгымнар күләме 1,5 млрд сумга якын тәшкил иткән.

Шәһәр хуҗалыгы өлкәсендә 5 млрд 950,5 млн сумнан 3,6 млрд сумнан артыгы – төзекләндерүгә, 610 млн сум – транспортка, 356 млн сум – торак хуҗалыгына, 229,2 млн сум коммуналь техниканы ремонтлауга тотылган.

Шулай итеп, 2022 ел йомгаклары буенча Казан бюджеты үтәлеше керемнәр буенча 39 млрд 830,9 млн сум тәшкил итте, чыгымнар буенча – 38 млрд 934,1 млн сум, профициты – 896,8 млн сум, дип йомгаклады И.Мөхәммәтшин.

2022 елга шәһәр бюджеты проектын анализлау белән чакырылган эксперт – Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанс институтының финанс базарлары һәм финанс институтлары кафедрасының доценты Елена Лизунова чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, проект шәһәр вәкаләтләренә һәм бюджет законнарына туры китереп төзелгән.

Фоторепортаж
Барлык яңалыклар