2021 елда социаль тотрыклылыкны һәм шәһәр үсешенең уңай динамикасын саклап кала алдык, дип билгеләп үтте Ирек Мөхәммәтшин.
Фото: Денис Гордийко
Төп доклад белән Казан Башкарма комитетының Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 2021 ел бюджеты пандемия фонында икътисадый хәлнең билгесезлеге шартларында формалашкан. «Берничә ел эчендә беренче тапкыр салым һәм салым булмаган керемнәр күләме узган елга карата кимү белән расланды. Шәһәр бюджетын баланслау максатларында республика бюджетыннан өстәмә субсидияләр каралган иде», - дип ассызыклады ул.
2021 елга Казан бюджеты керемнәр һәм чыгымнар буенча 28 млрд 138 млн сум күләмендә расланган – 2020 елның расланган планыннан 12,7% ка күбрәк. Узган ел нәтиҗәләре буенча шәһәр бюджетының керемнәр буенча үтәлеше 37 млрд 924 млн сум тәшкил итте (35% ка якын үсеш белән). Шәһәр бюджетына өстәмә керемнәр 10 млрд сум булды, шуның 4 млрд 230 млн сумы – салым һәм салым булмаган керемнәр, 5 млрд 556 млн сумы – кире кайтарылмый торган кертемнәр, дип хәбәр итте Ирек Мөхәммәтшин.
2021 елда салым һәм салым булмаган керемнәр 19 млрд 525 млн сум тәшкил иткән. Финанс идарәсе башлыгы билгеләп үткәнчә, салым керемнәре 16 млрд 416 млн сум күләмендә кергән (шул исәптән НДФЛ – 7,7 млрд сум, җир салымы – 3,7 млрд сум, җыелма керемгә салым – 3,6 млрд сум, физик затлар милкенә – 1,1 млрд сум һәм башка салымнар – 352 млн сум) һәм салым булмаган керемнәр – 3 млрд 109 млн сум күләмендә.
«Шәһәр казнасына сәнәгать, сәүдә һәм социаль-мәдәни өлкә кебек тармаклар аеруча зур өлеш кертте – Казан бюджетына салым керемнәренең гомуми күләменнән 55% ы аларга туры килә», - дип билгеләп үтте Ирек Мөхәммәтшин.
Салым булмаган керемнәр шулай ук шәһәрнең эре керем чыганагы булып тора, аларның төп өлеше муниципаль милекне куллану һәм сату исәбенә формалаша. Моннан тыш, шәһәр бюджетына штрафлар, түләүле хезмәтләр күрсәтүдән керемнәр һәм әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаган өчен түләү керә.
2021 ел нәтиҗәләре буенча, салым һәм салым булмаган керемнәр күләме буенча миллионлы 14 шәһәр арасында Казан 6 нчы урында урнашкан. «Татарстан башкаласыннан Новосибирск, Екатеринбург, Красноярск, Краснодар һәм Пермь алда бара. Бу шәһәрләрдә НДФЛ буенча түләүләрнең шактый өстәмә нормативлары билгеләнгән», - дип аңлатты шәһәр Башкарма комитетының Финанс идарәсе башлыгы.
Барлык трансфертлар да максатчан юнәлешкә ия булды
Башка дәрәҗәләрдәге бюджетлардан кире кайтарылмый торган акча турында сөйләгәндә, И.Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, аларның күләме 12 млрд 842 млн сум күләмендә расланган. Фактта 2021 ел нәтиҗәләре буенча шәһәр казнасына 5,5 миллиард сумга күбрәк – 18 миллиард 330 миллион сум акча кергән. «Барлык трансфертлар да максатчан юнәлешкә ия булды», – дип ассызыклады Ирек Мөхәммәтшин.
Өстәмә акчаларның күп өлеше шәһәр хуҗалыгына һәм социаль-мәдәни өлкәгә, шул исәптән РФ Президентының май указларын үтәүгә һәм минималь хезмәт хакы күләмен арттыруга, урам-юл челтәрен карап тотуга, җир кишәрлекләрен тартып алуга һәм авария хәлендәге торак фондыннан күчерүгә юнәлдерелгән.
Моннан тыш, шәһәр бюджетыннан балалар учреждениеләренең террорга каршы сакланышы буенча чараларга максатчан акча юнәлдерелгән. Казан шәһәр Думасы депутаты Алексей Селивановский бүлеп бирелгән акчага нинди эшләр башкарылуы белән кызыксынды.
«Узган елның декабрендә бу максатларга 1 млрд 700 млн сум расланган иде, шуның 1,5 млрд сумы – террорчылыкка каршы чараларга юнәлдерелгән максатчан чараларга. Моннан тыш, узган елның беренче 9 аенда кисәтүләрне оператив рәвештә бетерү өчен 500 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Һәм хәзер күчүче акчалар – 1,5 млрд сум тирәсе: шуның 1 млрд сумы – коймаларга, контроль-үткәрү пунктын, тизлекне киметү чараларын төзекләндерүгә, яктыртуга, 500 млн сумы куркынычсызлык системаларын (видеокүзәтү, хәвеф төймәсе, саклау һәм сигнализация мәсьәләләрен) хәл итүгә тотылачак», – дип җавап бирде Ирек Мөхәммәтшин.
Бюджет чыгымнары күләме 36 млрд 415 млн сум – 2020 елга караганда 23% ка күбрәк тәшкил итте
2021 елда Казан бюджеты чыгымнары күләме 36 млрд 415 млн сум тәшкил иткән, бу 2020 ел күрсәткечләреннән 23% ка (яки 8 млрд 249 млн сум) артыграк. Чыгымнарның зур өлеше – 26 млрд 853 млн сум – гадәттәгечә социаль өлкәгә туры килде. Шәһәр хуҗалыгы чыгымнарына – 5 млрд 921 млн сум, гомумдәүләт мәсьәләләренә – 3 млрд 486 млн сум, муниципаль бурычка хезмәт күрсәтү өчен 89 млн сум күчерелгән.
Казан шәһәр Думасы депутаты Виталий Белобородов шәһәр Башкарма комитетының Финанс идарәсе башлыгыннан узган елда бюджет өлкәсе хезмәткәрләрендә Россия Президентының май указлары белән җайга салына торган уртача хезмәт хакы дәрәҗәсе сакланып калганмы, дип кызыксынды. «Хезмәт хакын индексацияләү ел саен үткәрелә. Май указларын үтәүгә, шул исәптән хезмәт хакын арттыруга юнәлдерелгән чаралар күләме узган ел 1 млрд 781 млн сум тәшкил итте», – дип җавап бирде Ирек Мөхәммәтшин.
Казанда үзмәшгульләр саны динамикасы белән депутат Михаил Кузнецов кызыксынды. Финанс идарәсе башлыгы хәбәр иткәнчә, 2021 ел башына Татарстан башкаласында 30 мең үзмәшгуль кеше булса, ел ахырына аларның саны 2 тапкырга диярлек арткан. Алардан шәһәр бюджетына 200 млн сумнан артык акча керде, дип өстәде ул.
Казан федераль университетының финанс базарлары һәм финанс институтлары кафедрасы доценты Елена Лизунова узган елда Казан бюджеты үтәлешенә эксперт анализ ясады. «Форма һәм эчтәлеге буенча тәкъдим ителгән хисап Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең бюджет процессы турындагы нигезләмә таләпләренә туры килә», - дип билгеләп үтте ул.
Шулай итеп, Казан бюджетының керемнәр буенча үтәлеше 37 млрд 924 млн сум тәшкил итте, чыгымнар буенча – 36 млрд 415 млн сум (профицит белән 1 млрд 509 млн сум). «2021 елда без социаль тотрыклылыкны һәм шәһәр үсешенең уңай динамикасын саклап кала алдык, барлык кабул ителгән йөкләмәләрне тулысынча башкардык», – дип нәтиҗә ясады Ирек Мөхәммәтшин.
Ахырда Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин ачык тыңлауларда катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм бюджет үтәлеше турындагы хисап Казан шәһәр Думасының чираттагы сессиясендә тыңланачагын искәртте.