Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.09.2023, 15:37

Казанда Җиңү Проспектында җәяүлене бәрдергәннәр

Ир-ат тиешсез урында юл аркылы чыккан – аны хастаханәгә салганнар

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче сентябрь). Кичә Казанда Җиңү проспектындагы 50а номерлы йорт каршында ир-атны бәрдергәннәр. Беренчел мәгълүматлар буенча, 35 яшьлек шофер куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм тиешсез урында юлны кичкән җәяүлене бәрдергән. Зыян күрүчене хастаханәгә салганнар.

Узган ялларда ТР башкаласында барлыгы 107 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, бер кеше һәлак булган, сигез кеше зыян күргән. Дүрт җәяүлене бәрдерү булган һәм биш автомобиль бәрелешкән.

Узган тәүлектә 611 шофер һәм 255 җәяүле административ җаваплылыкка тартылган. 76 очракта куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләре бозылган, 97 очракта җәяүлеләргә юл бирелмәгән. 24 шофер исерек килеш руль артына утырган, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының шәһәр буенча ЮХИДИ бүлегендә.

Барлык яңалыклар