Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.03.2020, 11:56

Казанда Җиңү проспектында тупыл агачлары утыртыла башлады

Шәһәрнең иң озын магистральләренең берсе буйлап төрле токымлы меңләгән агач утырту планлаштырыла.

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы март). Казанда масштаблы «яшел» реконструкция дәвам итә. Бүген эшләр Җиңү проспектында башланды - монда көн дәвамында 100 тупыл агачы утыртачаклар. Шәһәрнең иң озын магистральләренең берсе буйлап төрле токымлы меңләгән агач утырту планлаштырыла.

Җиңү проспектында агачлар беренче тапкыр утыртыла. 300 пирамидаль тупылдан һәм 400 гибридлы тупылдан тыш, магистраль буйлап 250 декоратив алмагач, 50 юкә һәм Себер карагае үсентесе - барлыгы 1050 яшь агач утырту күздә тотыла.

«Яшел» төзекләндерү эшләре башка урамнарда да алып барыла. Бүген Большая Красная урамына юкәләр утыртуны дәвам итү планлаштырыла (60-тан артык агач). Моннан тыш, үсентеләрне алга таба утырту өчен әзерлек эшләре К.Маркс урамында, Ибраһимов һәм Ямашев проспектларында, Оренбург трактында, Горький шоссесында алып барыла, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.

Исегезгә төшерәбез, «яшел» реконструкция шәһәрнең 22 урамында үткәрелә, анда 8324 агач утыртылачак. Шәһәр урамнарын өрәңгеләр, юкәләр, карамалар, чыршылар, декоратив алмагачлар, миләшләр, каеннар бизәячәк. Агачлар Карл Маркс, Большая Красная, Дзержинский, Бауман, Сибгат Хәким, Чистай, Декабристлар, Краснококшайск, Восстание, Ленин дамбасы, Горький шоссесы, Әмирхан, Җиңү, Ибраһимов, Ямашев проспектлары, Себер тракты һәм башка урамнарда барлыкка киләчәк.

Фоторепортаж
Казанда Җиңү проспектында тупыл агачлары утыртыла башлады
Видеорепортаж
26.03.2020 11:19
Казанда Җиңү проспектында тупыл агачлары утыртыла башлады
Барлык яңалыклар