В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу җир өсте җәяүлеләр кичүләрен төзү белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы апрель). Казанда Җиңү проспекты участокларында транспорт хәрәкәте 2022 ел ахырына кадәр чикләнәчәк. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
20 нче апрельдән 30 нчы декабрьгә кадәр Җиңү проспекты буенча 139 нчы номерлы йортның 2 нче корпусы һәм 101 нче номерлы йорт янында хәрәкәт чикләнәчәк.
Бу Вознесение тракты төзелеше кысаларында җәяүлеләр өчен җир өсте кичүләрен төзү белән бәйле.