1-нче июньнән 7-нче июньгә кадәр табиблар 6,7 меңнән артык чакыру үтәгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июнь). Узган атнада, 1-7-нче июньдә, Казанның ашыгыч медицина ярдәме 6754 чакыру үтәде, шул исәптән 804 чакыру - җәмәгать урыннарына.
Иң күп чакырулар, 6110, төрле авырулар уңаеннан кылынды. Алардан 152 чыгуга баш миенең кан әйләнеше бозылуы, ә 42 чакыруга кискен миокард инфарктлары сәбәп булды. Бала табу очракларына табиблар 80 тапкыр чыкканнар.
Бәхетсезлек очракларына табибларны 551 тапкыр чакыртканнар, шулардан 25 шалтырату юл-транспорт һәлакәте урыныннан килгән. Һәлакәтләрдә 21 кеше зыян күргән, дәвалау учреждениеләренә 9 зыян күрүчене китергәннәр. Моннан тыш, ашыгыч ярдәм 14 чакыруны янгын урыннарга үтәгән, аларда бер кеше зыян күргән, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.