Атна дәвамында барлыгы 7026 чакыру булган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче июль). 15-нче июльдән 25-нче июльгә кадәрге атнада Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 7026 чакыру килгән, 1596 очрагы җәмәгать урыннарына бару белән бәйле.
Төрле авырулар сәбәпле ашыгыч ярдәмгә 5296 казанлы мөрәҗәгать иткән. Аерым алганда, көчле миокард инфаркты буенча 42 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 149 очрак теркәлгән. Бала табу очраклары уңаеннан табибларга 75 чакыру килгән.
1001 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга 68 тапкыр чакыртылганнар, аларда 72 кеше зыян күргән, 37 кеше хастаханәгә озатылган. Янгын очракларына табиблар 17 тапкыр чакыртылган, аларда ике кеше зыян күргән, дип хәбәр итә «Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.