Белгечләр барлыгы 7797 чакыру үтәделәр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче октябрь). Узган атнада, 21-нче октябрьдән 27-есенә кадәр, Казанның Ашыгыч медицина ярдәме 7797 чакыру үтәде, шул исәптән 1418 чакыру – җәмәгать урыннарына.
Иң күп чакырулар, 6093, төрле авырулар буенча булды. Шул исәптән 164 чыгуга баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары, ә 59 чакыруга көчле миокард инфарктлары сәбәп булды. Бала табу очракларына табиблар 60 тапкыр чыктылар.
Бәхетсезлек очракларына табиблар 944 тапкыр чакырылды, шуларның 65-е юл-транспорт һәлакәте урыннарыннан килде. Аварияләрдә 61 кеше зыян күргән, хастаханәләргә 32 зыян күрүче озатылган. Моннан тыш, ашыгыч ярдәм 15 чакыруны янгын урыннарына үтәде, дип хәбәр иттеләр «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.