Аварияләрдә 40 кеше зыян күргән
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы июнь). Узган атнада, 19 нчы июньнән 25 нче июньгә кадәр, Казанның ашыгыч ярдәм хезмәте 7250 чакыру башкарган, шул исәптән 1542 чакыруны – җәмәгать урыннарына.
Иң күп тапкыр (6230) табибларга авырулар аркасында ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннәр. 105 чыгуның сәбәбе баш мие кан әйләнеше кискен бозылу булган, ә 51 енең – миокард инфаркты. Табиблар бала табуларга 80 тапкыр барган.
Бәхетсезлек очраклары белән бәйле 940 чакыру килгән. Юл-транспорт һәлакәтләренә ашыгыч ярдәм бригадалары 43 тапкыр барган. Аварияләрдә 40 кеше зыян күргән, шуларның 21 е дәвалау учреждениеләренә китерелгән. Бер кеше үлгән. Янгынга медиклар 11 тапкыр чыккан.
Узган атна белән чагыштырганда, үтәлгән шалтыратулар саны 91 гә арткан – авырулар белән бәйле мөрәҗәгатьләр күп булган, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.