Узган атнада, 18—24 ноябрьдә, Казанда 431 бала дөньяга килгән: 219 малай һәм 212 кыз.
Малайларга популяр исемнәр арасында Эмир, Әмир, Марк, Егор, Макар, Миран, Кәрим, Лев, Булат, Әмин, Камил булган, ә кызларга Валерия, Мәрьям, Дарья, София, Сәидә, Эмилия, Мария, Ева, Динә исемнәре еш кушканнар.
Малайларга Мерген, Иса, Мир, Илсаф, Зәбир, Лука, Айхан, Святослав, Рейян, Хан, Даян, Әнвәр сирәк исемнәре биргәннәр, ә кызларны Ранэлла, Йолдыз, Тиана, Глория, Славяна, Афина, Лея, Сумайя дип атаганнар.
Шушы вакыт эчендә Казанда 174 пар никахларын теркәгән, дип хәбәр иттеләр шәһәр ГХАТ идарәсендә.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан башкаласында 2025 елда никахны теркәү өчен гаризалар
кабул итәләр . Ике атна эчендә 700 пар өйләнешергә теләк белдергән. Киләсе елда никахлашу өчен матур даталар һәр айның 25 нче көне булачак. Шул ук вакытта аларның күбесе гыйнвардан августка кадәр тулысынча мәшгуль инде. Матур даталарга урыннар җитмәсә, шәһәр халкы күчмә теркәлү хезмәтеннән файдалана ала.