В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шул ук вакыт эчендә шәһәрдә 401 бала дөньяга килгән
Узган атнада, 16-22 декабрь көннәрендә, Татарстан башкаласында 401 бала: 198 малай һәм 203 кыз дөньяга килгән. Бала туганда минималь авырлыгы 2200 грамм, максималь авырлыгы 4640 грамм тәшкил иткән.
Балаларга ешрак Алим, Эмир, Тимур, Эмиль, Никита, Алан, Камил, Раян, Марк, Ислам, Амелия, Милана, Айлин, Ева, Эмилия, Айсылу, Полина, Мәрьям, Диана, Ясминә исемнәре кушканнар.
Сирәк исемнәр булып Орион, Кай, Риф, Илгизәр, Хәким, Судайс, Зиннур, Сәид, Аслан, Рияз, Алира, Мари, Сумайя, Далия, Мәликә, Нина, Халисә, Оливия, Олеся, Рания, Зифа, Луна, Этель, Дилия санала.
Шул ук вакыт эчендә Казанда 152 пар никахларын теркәгән, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең ГХАТ идарәсендә.