В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иң яшь әнинең яше – 18, иң яшь әтинеке – 20.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче октябрь). Узган атнада Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 397 бала тууы теркәлгән: 202 малай һәм 195 кыз.
Иң яшь әнинең яше – 18, иң яшь әтинеке – 20. Иң өлкән әнинең яше – 44, иң өлкән әтинең яше - 48.
Бу атнада балаларга кушылган иң популяр исемнәр: Әминә, Кәрим, София, Артем, Милана. Ата-аналар үз сабыйларына биргән сирәк исемнәр: Айрис, Агния, Афина, Сәүбән, Назар, Федор, Эсмира, Иркә, Тулар.
Шул ук вакыт эчендә шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 213 пар үзләренең никахларын теркәделәр, дип хәбәр итә Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе.