Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 292 сабый тууы теркәлгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче ноябрь). Узган атнада, 4-10-нчы ноябрь көннәрендә, Казанның гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 292 бала тууы теркәлгән: 151 малай һәм 141 кыз.
Иң яшь әнигә - 18, иң яшь әтигә - 21 яшь. Иң өлкән әнинең яше – 47, иң өлкән әтинең яше - 52 яшь.
Бу атнада балаларга кушылган исемнәр арасында иң популярлары түбәндәгеләр булды: Әмир, София, Арсений, Александр, Ясминә, Мәликә, Әмирә, Алмаз, Сөләйман, Максим, Тимофей. Ата-аналар үз сабыйларын атаган иң сирәк исемнәр: Асаф, Аяз, Рәйхан, Евангелина, Рабия, Айсель, Ариадна, Игнат, Цветана, Юстина.
Шул ук вакыт аралыгында шәһәрнең гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 137 пар үз никахларын теркәгән, дип хәбәр итә Казан шәһәре гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсе.