В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Балалар исемнәре арасында Макар, Тимур, Богдан, Аделина, Елизавета, Алинә иң популярлары булган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче март). Узган атнада, 21нче марттан 27 нче мартка кадәр, Гаилә хәле актларын теркәүнең Казан бүлекләрендә 369 бала: 203 малай һәм 166 кыз тууы теркәлгән.
Минималь авырлыктагы бала 1000 грамм булса, ә максималь авырлыктагысы 4750 грамм тәшкил иткән, дип хәбәр итә Казан шәһәре Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.
Балалар исемнәре арасында Макар, Тимур, Богдан, Аделина, Елизавета, Алинә иң популярлары булган. Әти-әниләр кушкан сирәк исемнәр: Аким, Мөслим, Серафим, Чулпан, Алла, Аврора.
Шул ук вакыт эчендә шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 159 пар үзләренең никахларын теркәгән.