В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Балаларга Ринэль, Далер, Зөһрә, Тая исемнәре сирәк очрый
Узган атнада, 3—10 ноябрьдә, ТР башкаласында 261 сабый дөньяга килгән: 137 малай һәм 124 кыз.
Малайларны ешрак Артур, Тимур, Артем, Лев, Әмир, Эмир, Даян, Камил, Раз, Әмин, Гадел, Ратмир исемнәре белән атаганнар, ә кызларга Әминә, София, Эмилия, Виктория, Ясминә, Валерия, Милана, Мия танылган исемнәрен кушканнар.
Алинур, Ринэль, Герман, Исхак, Али, Рәмзил, Далер, Ролан исемнәре малайларга сирәк бирелгән, ә Халидә, Зөһрә, Севилья, Эльза, Тая, Зәйнәп, Эльнара, Илсинә, Агата, Николь, Таян, Асилә исемнәре кызлар арасында сирәк очрый.
Исегезгә төшерәбез, быел беренче тапкыр «Гаилә юл күрсәткече» проектын эшләтеп җибәрделәр. Ул мөнәсәбәтләрне җайга сала башлаган яшь парлар өчен файдалы. Балалы гаиләләр яки баланы планлаштыручылар гына, шулай ук конфликтлы яки таркалу хәлендә булган парлар катнаша ала.