Узган атнада, 3 марттан 9 мартка кадәр, Татарстан башкаласында 221 малай һәм 211 кыз дөньяга килгән.
Малайлар арасында популяр исемнәр: Әмир, Артем, Тимур, Аяз, Арсений, Марк, Матвей. Кызларга София, Әминә, Айлин, Амалия, Камилла, Асель, Амелина, Рамина, Лиана һәм Ева кебек танылган исемнәр биргәннәр.
Казанлылар улларына Адәм, Суда, Фаррух, Николай, Гиорги, Итан, Савелий, Булат, Рауф, Ризат, Иса, Каюм сирәк исемнәре кушканнар, ә кызларны Инга, Лора, Хәят, Талия, Мирабэль, Микаэлла, Язгөл, Айшә, Айгизә, Марта һәм Лидия сирәк исемнәре белән атаганнар.
Узган атнада Казанда 108 пар өйләнешкән, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең ГХАТ идарәсендә.