Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.
Балалар арасында иң таралган исемнәр Айлин, Арина, Әмир, Муса, Әминә, Михаил булган
Узган атнада шәһәрдә 398 бала туган
Узган атнада, 14—20 апрельдә, Татарстан башкаласында 398 бала дөньяга килгән: 206 малай һәм 192 кыз.

Әмир, Адәм, Тимур, Михаил, Марк, Эмир, Муса, Гадел, Анель, Давид, Максим исемнәре малайларга кушу буенча киң таралган, ә кызлар арасында Раяна, Айлин, Ясминә, Мирослава, Арина, София, Алисә, Әминә, Агата, Арина исемнәре танылган.

Иң сирәк исемнәр арасында малайларга Севастьян, Хәниф, Әсмир, Инвар, Баязит, Даниэль, Адриан, Эльман, Гера, Батыр, Имран, Нестор дип кушканнар, ә кызларны Алетея, Теона, Таина, Феодосия, Илария, Зәйнәп, Арьяна, Рәйхана, Сибель, Марта, Иделия, Нәзирә сирәк исемнәре белән атаганнар.

Узган атнада Казанда 176 пар өйләнешкән, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең ГХАТ идарәсендә.

2025-04-21T13:37:50+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.