1482 очрак буенча табиблар җәмәгать урыннарына чыктылар.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче ноябрь). Узган атнада, 7 нче ноябрьдән 13 нче ноябрьгә кадәр, Казанның ашыгыч медицина ярдәме хезмәте 8086 чакыру үтәгән, шул исәптән 1482 сен – җәмәгать урыннарына.
Иң күп чакырулар, 7156, төрле авырулар буенча башкарылган. Шуларның 112 сенә баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуы сәбәп булган, ә 36 сына – кискен миокард инфаркты. Табиблар бала туу очракларына 85 тапкыр барган.
Бәхетсезлек очракларына табибларны 845 тапкыр чакырганнар. Юл-транспорт һәлакәтләре урыннарыннан 45 шалтырату килгән, аларда 47 кеше зыян күргән. Дәвалау учреждениеләренә 30 зыян күрүче китерелгән. Янгын чыгу урыннарына 21 чакыру үтәлде, нәтиҗәдә, ике кеше зыян күрде, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау министрлыгында.